Зәй офыклары

Татарстанда соңгы тәүлектә 53 кешегә COVID-19 диагнозы куелган

Алар арасында бер Зәй кешесе дә бар.

Дүрт очрак читтән кертелгән, 19ы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле йоктырган. 32 кеше хастаханәләргә салынган, 21е өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге ике кеше дә бар. 18-30 яшьлекләр арасында – 8, 30-50 яшьлекләр арасында – 11, 50-60 яшьлекләр арасында – 7, 60-70 яшьлекләр арасында – 13, 70-80 яшьлекләр арасында – 9, 80-90 яшьлекләр арасында  3 кеше коронавирус йоктырган.

Иң күп авыру йоктыручылар  һаман да Казанда (29 кеше). Түбән Камада – 4,  Чаллыда – 3, Югары Ослан, Биектау, Лениногорскийда – 2, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Ютазы районнарында  1әр очрак теркәлгән.

2 мартка  Татарстанда COVID-19ны 18082 кеше йоктырган.

 

Бүгенге көнгә республикада 82709 кешегә коронавируска каршы вакцина ясалган, шуларның 20044е икенче доза кабул иткән.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу. 
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: