Зәй офыклары

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше) теркәлгән.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда соңгы тәүлектә  коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә  йоктырган.
5 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана.
Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше), шулай ук Яшел Үзән, Әтнә районнары һәм Чаллыда (өчәр кеше) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 5029 очрагы теркәлгән, 3906 кеше (шуларның 30ы - узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: