Зәй офыклары

Татарстанда татарча язылган юл билгеләре барлыкка киләчәк

Быел Татарстанда "Уңга һәм сулга карагыз" дип татарча язылган юл билгеләре барлыкка киләчәк.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
 Әлеге язулар җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарында булачак.
 "Без рус телендәге билгеләрдән башладык, быел исә татарча язулар да барлыкка киләчәк. Бигрәк тә мондый язулар  татарлар күпләп яши торган район үзәкләрендә булдырылачак. Әлеге чаралар кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итүенә ышанам", - диде ЮХИДИ җитәкчесе.
 Сүз уңаеннан, республикада "Посмотрите налево и направо" дигән язулы 20 җәяүле юлы бар инде. https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: