Зәй офыклары

Татарстанда тәүлегенә 4000 тоннадан артык сөт җитештерелә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә республикада тәүлегенә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә.

Бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан тәүлегенә уртача  17,6 килограмм сөт савып алына, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 килограммга  күбрәк. Татарстан районнары арасында сыерларның  продуктлылыгы (бер сыерга тәүлеклек савым) буенча Әтнә (31,6 кг), Кукмара (26,5 кг), Мамадыш (26,4 кг), Саба (26,3 кг), Балтач (23,9 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (19,5 кг), Азнакай (19,2 кг), Арча (18,4 кг), Биектау (18,4 кг) һәм Теләче (18,1 кг) районнары алда бара.
Шунысын әйтик, 2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча беренче тапкыр 4000 тонна билгене узып киткән иде. Гадәттәгечә, җәйне "зур сөт" вакыты дип атыйлар. Бу чорда терлекләрнең продуктлылыгы арта. Бүгенге көндә исә тулаем савым тәүлегенә 4003,9 тонна тәшкил итә.
 Сөт җитештерү - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Министрлык тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм аны сатуга  ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бу өлкәдә үсеш күзәтелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча алда бара.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2020 елның 11 маена авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме тәүлегенә 50,4 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләренә караганда 7,1 процентка күбрәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: