Зәй офыклары

Татарстанда «Тәртип» радиосы янә эшли башлады

14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин. Радио масштабларын киңәйтә — 28 августта 90.2 FM дулкыннарында “Тәртип”не Чаллыда да тыңларга мөмкин.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Тәртип»нең тарихы һәм радионы кабат тергезүгә ярдәм иткән кешеләр, аның яңа концепциясе турында сөйли.
“Тәртип” радиосы 2008 елда ике ай тест режимында эшләде. Ике ай гына эшләгәч, радио сүнеп калды. Ә 2014 елда чын-чынлап FМ ешлыкта эшли башлады.
Безнең максат — үткәннең яхшысын бүгенгегә кайтару. Мин максатка 100 процент ирештек дип саныйм, чөнки бөтен кеше ябырылып «Тәртип»не тыңлады. Без максатка ирешкән икәнебезне ФМ ешлыгын югалтканда белдек. Халыктан бу уңайдан бик күп мөрәҗәгатьләр керде. Эшкә килгәндә ишек төбендә кешеләр басып тора иде, кая имза җыярга кирәк, дип. Хәтта япь-яшь егетләр, үзләре безгә дә әйтмәгән килеш, төрле кушымталар ясап, радионы теләсә кайсы телефоннан тыңлап йөрерлек иттеләр. Димәк, кирәк эш эшләгәнбез.
Нишләп радио «Тәртип» дип атала, кем уйлап тапты моны, дигән сораулар туа.

- «Тәртип»не мин кешенең күңелендә, рухи дөньясында тәртип урнаштыру дип аңлыйм. Ул бәлки күпмедер дәрәҗәдә татар җырчылары арасында да тәртип салу нияте белән тотынган эш булгандыр. Минем күңелдәге максат ул, гомумән, татар дөньясында тәртип салу.
«Тәртип»кә аерым ешлыкка яңадан кайтып эшләү мөмкинлеге бирде безнең Президентыбыз. Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка  чиксез рәхмәтле мин. Фәләнчә меңләгән халык арасында идеясе булганнар, аның белән сөйләшәсе килгәннәр дә күптер, ләкин ул мине, гап-гади бер кешене кабул итте. Уртага салып сөйләшкәннән соң, үзгәрешләр башланды. «Болгар» радиосында тапшырулар өч сәгатьтән алты сәгатькә озайтылды, финанс мәсьәләләре хәл ителде.
FM ешлыкта «Әссәламәгаләйкүм, сез „Тәртип“ халык радиосын тыңлыйсыз», - дип авыз тутырып әйтү мөмкинлеген бирде безгә Президентыбыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: