Зәй офыклары

Татарстанда тулаем сөт савымы 6,5 процентка, тәүлегенә 3,6 мең тоннага кадәр арткан.

Татарстанда тулаем сөт савымы 6,5 процентка, тәүлегенә 3,6 мең тоннага кадәр арткан.

Ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклеклек сөт җибәрү күләме 6 процентка 46,13 мең тоннага кадәр арткан, илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да максималь күләмнәр күрсәткән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5 процент). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк.

Агымдагы елда районда 4600дән артык баш сыер исәпләнә. Тәүлеклек савым исә 68, 8 тонна тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: