Зәй офыклары

Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 123 кеше терелгән

Узган тәүлектә республикада тагын 25 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Бер очрак – читтән кергән, 24е – вирусны авырулар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар.

Яңа ачыкланган очраклардан:  2 кеше хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 23 кеше өйдә дәвалана.   Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр арасында 1 кеше бар.   Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә карый, алар 12 кеше. 18 – 30 яшьлекләр арасында - 3, 50-60 яшьлекләрдән  - 4,   60-70 яшьлекләрдән икәү, 70-80 яшьлекләрдән 3 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар һаман да Казанда, 14 очрак теркәлде. Саба районында өч, Әлмәт, Яшел Үзәндә икешәр, Буа, Биек тау, Лаеш, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 19 сентябрьгә Татарстанда 6974 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 5898, шуларның 123е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: