Зәй офыклары

Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 63 кеше терелгән

Узган тәүлектә республикада тагын 26 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Барысы да – читтән кергән. Бер авыру хастаханәгә салынган, 25е - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр юк.   Иң күп авыручылар 30-50 яшь категорияләренә карый, алар 12 кеше. 18-30 яшьлекләрдән  ике, 50-60 яшьлекләрдән  - 9,  60-70 яшьлекләрдән – 2, 70-80 яшьлекләрдән 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар һаман да Казанда, алар – 16 кеше.   Яр Чаллыда  дүртәү, Яшел Үзән, Кама Тамагында  – икешәр, Югары Ослан, Теләче  районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 18 сентябрьгә Татарстанда 6949 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 5775, шуларның 63е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: