Зәй офыклары

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган

Быел табиблар анадан балага йогыш күчү очракларын теркәмәгән.

Татарстанда 2020 елда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.

«Быел бездә ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 бала туды һәм ВИЧ-инфекцияне анадан балага тапшыруның бер генә очрагы да юк. Бу барлык сәламәтлек саклау системаларының көйле эше турында сөйли", - дип билгеләде спикер.

1 декабрьдә бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Быел Татарстанда ВИЧ авыруының 750 очрагы теркәлгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: