Зәй офыклары

Татарстанда яңа төр алдакчылар барлыкка килгән

Татарстанда үзләрен Россия кулланучылар хокукын яклау идарәсе (Роспотребнадзор) хезмәткәрләре, дип таныштыручы кырыгалдарлар пәйда булган. Алар эшмәкәрләрне кәкре каенга терәтеп калдырырга мөмкин, ди. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җиткерүенчә, шундый хәл Яшел Үзәндә булган. Гомуми туклану урынында хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшмәкәргә билгесез берәү кәрәзле телефоннан шалтыратып, үзен әлеге идарә тармагы хезмәткәре, дип...

Татарстанда үзләрен Россия кулланучылар хокукын яклау идарәсе (Роспотребнадзор) хезмәткәрләре, дип таныштыручы кырыгалдарлар пәйда булган. Алар эшмәкәрләрне кәкре каенга терәтеп калдырырга мөмкин, ди.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җиткерүенчә, шундый хәл Яшел Үзәндә булган. Гомуми туклану урынында хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшмәкәргә билгесез берәү кәрәзле телефоннан шалтыратып, үзен әлеге идарә тармагы хезмәткәре, дип таныштырган. Шалтыратучы эшмәкәргә, Роспотребнадзор идарәсе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән берлектә тоткыннарны туберкулездан дәвалау буенча эш оештырып җибәргәнлеге хакында җиткерә. Тәгаен даруханә челтәреннән дару алу өчен эшмәкәрдән финанс ярдәм күрсәтүен сорый.

Идарә тармагында Роспотребнадзорның бернинди дәвалау чыгымнары өчен дә акча җыймауларын искәртәләр. Шуңа охшаш шалтыратулар була калса, идарәнең "кайнар линиясе"нә шалтырата аласыз.

Телефон: (843) 236-94-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: