Зәй офыклары

Татарстанда ярлылар санын 2030 елга 3,3 процентка киметергә планлаштыралар

2020 елга булган мәгълүматларга караганда, республикада ярлылар өлеше 7,4 процент тәшкил итә.

2030 елга Татарстанда хәерчеләр санын 3,3 процентка киметү планлаштырыла. Бу турыда «Социаль контракт: нәтиҗәгә бергә» темасы буенча илкүләм проектларны мониторинглау буенча эшче төркем утырышында катнашучылар белдерде.

«Татарстан бу мәсьәләне кешене  эшкә урнашу һәм хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү белән хәл итүне сайлады, чөнки социаль ярдәм чаралары беркемне дә  әле тартып чыгармады», — диде Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Утырыш гражданнарның икътисад һәм тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы буенча комиссия белән берлектә үткәрелде.

2020 елга булган мәгълүматларга караганда, республикада ярлылар өлеше 7,4 процент  тәшкил итә. Социаль контракт ярдәмендә бу күрсәткечне 4,1 процентка кадәр киметергә планлаштыралар.

Социаль контрактны рәсми рәвештә ярлылар дип танылган гаиләләр (бер өлкән кешегә керем дәрәҗәсе минималь хезмәт хакы күләменнән артмаган) дәүләт белән килешү төзи ала. Гражданин эшкә урнашырга һәм «хәерче» категориясеннән чыгарга тиеш, ә дәүләт аны бу юнәлештә өстәмә стимуллаштырачак. Формаларның берсе - 12 ай дәвамында төп хезмәт хакына минималь хезмәт хакы (2019 елның II кварталында 10 085 сум) күләмендә өстәмә түләү.

Шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү курслары өчен да түли һәм уку вакытында өч айга кадәр 10 085 сум түләп тора ала. Ә үз эшен ачарга ниятләгән кешеләр бер үк вакытта 50 мең сум акча ала алалар. 2020 елда Татарстанда 6,2 меңнән артык социаль контракт төзелгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: