Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда язгы урман культуралары утырту сезоны тәмамланды

Республикада быелның язгы урман-культура сезоны тәмамланды.

Республикада 2021 елның язгы урман-культура сезоны тәмамланды. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту – 1295,5 га, урман үрчетү – 104,6 га.

Агымдагы елда республикада «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгын әзерләү һәм 30,9 миллион данәдән артык стандартка туры килгән  утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре салу эшләре 1748 га мәйданда, Азнакай муниципаль районы чикләрендә – 1285 га, урман культураларын өстәү – 2130 га, урман питомникларында 21,1 га мәйданда башкарылган.

Җәйге һәм көзге чорда республикада урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2022 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев