Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда юлларны бетоннан төзүгә кайту планлаштырыла

Бетон юллар асфальттан арзанрак булачак схема эшләнде, дип сөйләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика транспорт министрлыгына цемент-бетон юллар төзүне яңадан башларга кушты.

«Бу тарих дөнья кебек иске. Яр Чаллы һәм Түбән Кама бетон юлларда тезелгән. Бетон юллар шәһәрләр төзелешенә түзде. Бүген бу темага әйләнеп кайтачакбыз, - дип билгеләп үтте «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов, - Боровое Матюшино юлына ничә ел? Дөньяда мондый мисаллар күп, әмма алар актив булмаган, кулланылмаган, чөнки асфальт юлларның бәя сәясәте арзанрак иде».

Министр билгеләп үткәнчә, республикада шул ук Чаллыда һәм Түбән Камада тагын берничә юл бетоннан төзелергә мөмкин.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов белән әңгәмәнең тулы версиясен «Татарстан-24» сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев