Зәй офыклары

Татарстанда үзлектән изоляция режимын бозган өчен 250дән артык кеше штрафка тартылды

2 апрельдән режим бозучыларга 15тән алып 40 мең сумга кадәр штраф каралган.

Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белгечләре 1апрельгә үзизоляция режимын бозучыларга карата 28 беркетмә төзеделәр. Татарстанлыларны штрафка Россия Фендерациясенә чит илләрдән кайтучылар һәм авырулар белән контактта булучылар тартылды, дип хәбәр итә Роспотребнадзор мәгълүмат хезмәте.
1 апрельдә идарә белгечләре ТР Министрлар Кабинетының 234нче карарын (30 март, 2020 ел )бозган өчен РФ Административ кодексының 6.3маддәсен ( гражданнарга штраф күләме 100дән 500 сумга кадәр) бозган өчен административ җаваплылыкка тарткан.
2 апрельдән штрафлар күләме арта һәм ул 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Моннан тыш,  судка кальян хезмәте күрсәтүне туктату турында 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча әлеге хезмәт күрсәтү оешмаларын 60тан алып 90 тәүлеккә кадәр ябу турында карар кабул ителгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: