Зәй офыклары

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Республикага өлкәннәр өчен 337 меңнән артык доза килгән.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу турыда «Татар-информ» МА республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе - 337 490 доза Совигрипп препараты килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Министрлыкта бу вакцинаның өлкәннәр өчен булуын билгеләп үттеләр.

Дүшәмбедән башлап республика халкы поликлиникага прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга өлкәннәр өчен 50 процент  вакцина дозасы килгән. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясатырга өлгергән инде.

Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына килеп җитәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: