Зәй офыклары

Татарстанга яңгырлар килә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген - 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, бүген көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла....

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген - 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, бүген көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.

Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 22-27 градус җылы булачак.

Шимбәдән башлап, яңгырлар ешая, яшеннәр күзәтелә. Һава температурасы да төшәчәк: төнлә - 7-12, көндез исә 17-22 градустан артмый.
Якшәмбегә яңгырлар барлык районнарда диярлек явачак. Яшен булу ихтималы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: