Зәй офыклары

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшенә бәя бирә ала

Татарстан халкын җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру узарга чакыралар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Республика халкының сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эш сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Сораштырулар аноним рәвештә үткәрелә һәм аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Сораштыру узу өчен сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: