Зәй офыклары

Татарстанлылар көндәлек тормышка гаджетлар кертергә әзер

Республикада яшәүчеләрнең 36,5 проценттан артыгы хуҗалык буенча ярдәмче роботлары булуын теләвен белдерде.

Татарстан халкы ясалма интеллект булдыруга һәм көндәлек тормышта роботлар барлыкка килүгә уңай карыйлар. Шул ук вакытта күпләр  мөмкинлекләрен киңәйтү өчен үз тәненә чип яки гаджет куйдырырга да риза. Бу хакта "ПромРейтинг" агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.

"Татарстанлыларның яртысыннан азрагы үз организмына мөмкинлекләрен арттыра  торган имплантат-гаджетны (49 процент) куярга батырчылык итәр иде. Шул ук вакытта респондентларның өчтән бер өлеше (41,4 процент) үз организмын әлеге ысул белән  яхшырту мөмкин түгел, дип саный", - диелә агентлык материалларында.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 42,2 проценты автомобиль, поезд һәм самолет йөртүчеләрне роботка алыштыруны хуплый. Респондентларның 36,5 проценты  хуҗалык эшләрендә ярдәм итә торган робот булуын теләвен белдергән. Шуның белән бергә республикада яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы (54,3 проценты) электрон җайланмалар һәм программа сервислары кешене мөстәкыйльлектән мәхрүм итә, дип саный.

«ПромРейтинг» тикшерүе күрсәткәнчә, роботлаштыруны үстерү татарстанлыларны киләчәктә эшкә урнаша алмау ягы белән борчый. Сораштырылганнарның өчтән бере (27,8 проценты) акыллы компьютер программасы яки роботлар барлыкка килү нәтиҗәсендә кеше эш урыннарын югалту куркынычын югары дип бәяли, ә һәр унынчы респондент (8,8 процент) эш урыны өчен заманча технологияләр белән көрәштә инде хәзер үк каршы тора алмавын  белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: