Зәй офыклары

Татарстанлылар коронавирусны эш урыннарында ешрак йоктыра башлады

Бер ай эчендә Covid-19 белән көнкүрештәге контактлар аша зарарланучылар саны 14 процентка кимегән.

Татарстанда эш урынында яңа коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Әгәр сентябрьдә көнкүрештәге контактлар вакытында – 47 процент, ә хезмәт коллективларында – 44 процент зарарланган булса, хәзер, октябрь аенда, структура бераз үзгәрде: хезмәт коллективларында зарарлану 57 процент һәм көнкүрештә 33 процент тәшкил итә», - дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина статистикадагы үзгәрешнең предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең бархат сезонына килгән отпусклардан кайтуы белән бәйле булуын аңлатты.

Республика ведомствосы җитәкчесе эш бирүчеләргә яңа коронавирустан профилактика буенча санитар-эпидемиологик чараларны үтәү кирәклеге турында искәртте.

«Хәзер кискен респиратор вируслы инфекцияләр сезонының дәвам итүен исәпкә алып, коллективларда микроклимат параметрларын үтәүне карарга кирәк. Бу  бик мөһим. Чөнки салкын тию -  вируслы респиратор инфекцияләре белән авыруның төп факторларының берсе. Шуңа күрә температура режимын  үтәргә һәм контрольдә тотарга кирәк", - дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республиканың дүрт шәһәре һәм бер районы хезмәт коллективларында санитар-эпидемиологик нормаларны бозу очракларын ачыклаган иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: