Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанлылар “Үлемсез полк онлайн”га социаль челтәрләрдә 9 майга кадәр гариза бирә алачак

“Үлемсез полк онлайн” Бөтенроссия акциясенә теркәлүне озайттылар, гаризалар социаль челтәрләр һәм акция партнеры сайты аша 9 майның 12:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Барлык теләүчеләр «ВКонтакте» (https://vk.com/polk_app) мини-кушымталары аша акциядә катнаша ала. Шулай ук "Одноклассники" (https://ok.ru/app/polk),  Хәтер банкы (https://sber9may.ru) ресурсында теркәлергә мөмкин. Үлемсез полк сайтында (https://2021.polkrf.ru) гаризалар җыю ябылган, теркәү 7 майда тәмамланды.

 

Акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды, ул Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

 

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Үлемсез полк» акциясе беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Быел онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт белән 15 сәгатьтә 2021.polkrf.ru проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телеканаллар битләрендә башланачак.

Фото "Зәй-информ" архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев