Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстаннан 183 меңнән артык бала җәй көне балалар лагерьларында ял итәчәк

Санитар-эпидемияләргә каршы көрәш комиссиясе карары белән, төбәкләрдә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан балаларының Краснодар крае, Кырым, Марий-Элның балалар сәламәтләндерү лагерьларына барулары рөхсәт ителде.

«2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында республикадан 183 меңнән артык бала ял итәчәк. Программа кысаларында 55 721 юллама республика бюджеты хисабына тулысынча тәэмин ителәчәк,  шәул исәзптән авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 10810 балага путевкалар биреләчәк», - дип хәбәр иттеләр Яшьләр эшләре министрлыгында.

 

Санитар-эпидемияләргә  каршы көрәш комиссиясе карары белән,  төбәкләрдә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан балаларының Краснодар крае, Кырым, Марий-Элның балалар сәламәтләндерү лагерьларына барулары рөхсәт ителде.

Элегрәк россиялеләр җәйге лагерьга юлламаның яртысын кире кайтара алачагы билгеле булган иде.

 

«Без эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасының гамәлдәге механизмын кулланабыз. Гражданнарга чыгымнарның бер өлешен кайтарабыз. Ата-аналар яки аларның вәкилләре акчасыз исәп-хисап буенча балалар лагерена юллама сатып ала һәм аның бәясеннән 50% ын "Мир" түләү системасы аша ала алачак»,- дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

 

Хөкүмәт бәяләвенчә, путевка бәясенең яртысын кире кайтару мөмкинлегеннән 357 мең баланың ата-анасы файдаланачак. Бюджетта бу түләүләргә 5 млрд сум резервланган инде.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы сүзләренә караганда, кэшбек программасы – федераль программа һәм республика бюджетыннан ялны компенсацияләүгә акча каралмаган.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту дәвам итә. «Җәй – балаларга» программасы ярдәмендә ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял итү инфраструктурасы барлыкка килә.

 

2021 ел башыннан 9 лагерьда эш дәвам итә:

Яшел Үзән районында «Чайка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Лаеш районында - «Звездный», Казанда «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере, Биектау районында «Солнышко», Зәй районында «Йолдызлык» һәм Факел”, Яңа Чишмәдә, шулай ук Әгерҗе районында-Алмалы, Кама Тамагы районында – Аргамакһәм Түбән Кама районында – Кама Артек".

Чыганак: ТР Яшьләр министрлыгы, https://1tv-ru кturbopages

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев