Зәй офыклары

Татарстаннан субсидияләнүчеләр исемлегенә 20дән артык рейс кертелде

Татарстанлылар ташламалы тарифлар буенча даими авиарейсларга билетлар сатып ала алачак.

Росавиация 2021 елда субсидияләнә торган маршрутларны раслады. Исемлеккә Татарстан финанслаган «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан 17 авиамаршрут кергән, дип хәбәр итә Татарстан транспорт министрлыгы.

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославль рейсларын ташламалы бәядән башкарачак.

Россиянең башка төбәкләреннән килгән авиакомпанияләр Казаннан Брянск һәм Ростов-на-Дону, шулай ук Түбән Камадан Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск маршрутларын гамәлгә ашырачак.

«Субсидияләнә торган маршрутлар исемлегенә Татарстан финанслауда катнашмый торган юнәлешләр кертелгән. Аерым алганда, Казаннан Архангельск, Калуга, Кострома, Липецк һәм Төмәнгә рейслар бар», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Махсус тарифлар буенча даими рейслар төбәк авиапассажирлар йөртүнең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итәргә тиеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: