Зәй офыклары

Татарстанның 728 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү бара

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча ремонт эшләре Татарстанның 515 ишегалдында башланган. Тагын 213 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, төзүчеләр яктырту баганаларын монтажлыйлар һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар.

Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында барлык төзү-монтаж эшләренең яртысыннан күбрәге башкарылган инде. Казанда үтәлеш проценты тагын да югарырак — 226 ишегалдының 209ында эшләр ахырына якынлаша. Ишегалларын яңартуның соңгы этабы балалар өчен уен комплекслары һәм спорт җиһазлары урнаштыру булачак.
Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла, мондый карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Төзекләндерү эшләре «Татнефть» компаниясе средстволарына финанслана.
Татарстан Президенты, кешеләр үз ишегалларын нинди итеп күрергә тели,  алар барысы да исәпкә алынып башкарылырга тиеш, бу  программаның төп бурычларының берсе, дип күп тапкырлар ассызыклады. "Халык төзекләндерү проектлары өстендә эшнең барлык этапларында катнашырга тиеш; кешеләр үз фикерләрен  ишетүләрен белеп торсыннар, чөнки бу программа алар файдасына эшли», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта әле эшләр башланмаган ишегалларында төзекләндерү планнарын тәкъдир итү дәвам итә. Очрашу датасын идарәче компаниядә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең социаль челтәрләрдәге сайтында һәм аккаунтларында белергә мөмкин. Instagramда "Безнең ишегалды” программасының көн саен бөтен республика буенча презентацияләр графиклары басыла.
Агымдагы елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 1084 ишегалдында башкарылачак. Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да «төзекләндерү картасы»на төшерелгән.
Республика районнарында 2020 елда программага кергән ишегалларын ремонтлау белән бер үк вакытта киләсе төзелеш сезонына әзерлек башланды. Сентябрь ахырына кадәр 2021 елда төзекләндерү буенча планлаштырылган ишегаллары проектлаучылар, дендрологлар, башкарма комитет белгечләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре һәм халык белән бергә тикшереләчәк. Барлык яңарту планнары турында халык белән сөйләшәчәкләр һәм аларның теләкләрен исәпкә алып төзәтмәләр кертәчәкләр.
2019 елда Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6,7 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Бу 2014 елга кадәр төзелгән, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган ишегалды территорияләрен ремонтлау программалары буенча ремонтланмаган республиканың барлык күпфатирлы йортларының йорт яны территорияләре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: