Зәй офыклары

Татарстанның барлык мәктәпләре 2020 ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Республикада Wi-Fi җайланмасын модернизацияләү планлаштырыла.

Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы (546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум) интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. Бу "Цифрлы икътисад" илкүләм проектының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проект буенча эшләнәчәк".
Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, быелның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.
«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак", - дип ассызыклады ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: