Зәй офыклары

Татарстанның барлык муниципалитетларында ел ахырына кадәр гериатрик кабинетлар барлыкка киләчәк

Киләсе елга тугыз терапия кабинеты ачу планлаштырыла.

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында да гериатрик кабинетлар ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

"Без 2020 ел ахырына кадәр тагын 21 терапия кабинеты ачарга планлаштырабыз. Шулай итеп, республиканың барлык 45 муниципалитетында да гериатрик кабинетлар ачу максатына ирешәчәкбез", - дип билгеләп үтте спикер.

Моннан тыш, 2021 елда җиде медицина оешмасында тагын тугыз гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк, дип ышандырды министр урынбасары.

Гериатрик кабинетлар «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» региональ проект буенча булдырыла. Табиб-гериатрлар ишетү, күрү, хәтернең начарлануы кебек өлкәннәр  астениясе симптомнарын ачыклый һәм дәвалый.

Элегрәк ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкәннәрдән өйләреннән чыкмауларын сорады. Бигрәк тә хроник авырулар булган татарстанлыларга үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга киңәш ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: