Зәй офыклары

"Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт ала

Һәр ел саен республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уза. Татарстанның Министрлар Кабинеты урманнардагы санитар-экологик халәтне яхшырту максатыннан махсус карар кабул итте: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр шул исемдә табигатьне саклау акциясе үтә.

Акциянең максаты - безнең "яшел үпкәләрнең" яхшы санитар-экологик хәлен саклау. Ике айлык кысаларында урман массивларын чүптән чистарту буенча өмәләр үтәчәк. Шулай ук беседкалар, мәгълүмати щитлар һәм аншлагларга кирәкле ремонт ясалачак.
Урман территорияләрен җыештыруда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, җәмәгатьчелек катнашачак.
Урман - безнең яшел байлыгыбыз, чиста һава, чиста су, җиләк һәм гөмбә, дару үләннәре.Һәркайсыбыз бу акцияне хуплап, аңа кушылсак, без табигатьне саклап калачакбыз. Урманнарга ярдәм итик!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: