Зәй офыклары

Татарстанның иң яхшы коткаручылары Рөстәм Миңнехановтан республика Президенты сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорадылар

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча җыелма командасын тәбрикләү чарасы узды, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан 2020 елның көзендә республикада узачак Татарстан Президентын сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорадылар. Үтенечне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 3нче ФПС хәрби һәм физик әзерлек буенча инспектор Игорь Сысоев җиткерде.
«Команда сезгә рәхмәтен белдереп, Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы эшегезне югары бәяли. Татарстанда сәяси һәм икътисади вазгыять һәм  республикабызның чәчәк атуы шул хакта сөйли, минем белән барысы да килешер дип уйлыйм, бу - Татарстан җитәкчелегенең казанышы. Алда торган сайлауларда сезне кандидат буларак күрергә телибез», — диде Сысоев.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын котлауда катнашты. Татарстан коткаручылары шулай ук 2018 елда чемпионнар һәм 2019 елда көмеш призерлар булдылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: