Зәй офыклары

Татарстанның 27 районында гадәттән тыш режим кертелде

Июнь аенда Татарстанда коры һәм кызу һава торышы урнашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан республика районнарының яртысыннан күбендә гадәттән тыш хәл режимы кертү карарын кабул итте. - Икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан 2015 елның 1 июленнән Татарстанның 27 районында гадәттән тыш режим кертелде. Әлеге карарны кабул...

Июнь аенда Татарстанда коры һәм кызу һава торышы урнашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан республика районнарының яртысыннан күбендә гадәттән тыш хәл режимы кертү карарын кабул итте.
- Икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан 2015 елның 1 июленнән Татарстанның 27 районында гадәттән тыш режим кертелде. Әлеге карарны кабул итү республика территориясендә куркыныч табигать күренешләре: коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы белән бәйле, - дип хәбәр итәләр Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Беренче чиратта, бу - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары. Шул рәвешле, әлеге муниципаль берәмлек җитәкчеләре игътибарлы булырга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмауны тәэмин итәргә бурычлы.
Әлбәттә, корылык аеруча зыян китерә торган тармак - авыл хуҗалыгы өлкәсе. Шуңа күрә җаваплы идарәчелек биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар комплексын эшләргә бурычлы.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов корылык китерергә мөмкин булган зыянны якынча 30 миллиард сум дип фаразлаган идее.

("Intertat.ru")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: