Зәй офыклары

Татарстаның ике чибәре «Миссис Россия International-2020» таҗларын алды

«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасы кызы Анастасия Божкова җиңүче булды.

Татарстанның ике вәкиле — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева Ростов-на-Дону шәһәрендә узган «Миссис Россия International-2020» милли конкурсының ике төп таҗын алды, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.

Агымдагы елның мартында «Татарстан Вице-миссисы-2020» исеменә лаек булган Роза Булатова «Миссис Россия Планета-2020» титулын яулады. Ул Болгариядә узган халыкара конкурста Россия данын яклаячак.

«Миссис Татарстан-2020» титулына ия булган Гөлнара Сираҗиева «Гранд Миссис Россия-2020» титулын яулады. Хәзер ул Америкадагы халыкара конкурста Россия данын яклаячак.

«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божкова җиңүче булды. Аңа узган ел җиңү яулаган шулай ук Татарстан вәкиле Ләйсән Шакирова җиңүче таҗын тапшырды.

"Минем патшабикә булган елым тәмамланды. Ике кон элек мин „Миссис Россия International-2020“ титулына ия булган Кырымнан Анастасия Божковага таҗны тапшырдым. Настя Америкада  халыкара матурлык конкурсында Россия данын яклаячак», — дип язды Ләйсән үзенең Инстаграм битендә.

«Миссис Россия International-2020» милли конкурсының алты көнлек марафоны 6 федераль округ һәм 11 шәһәр - Пятигорск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Сочи, Комсомольск-на-Амур, Ростов вәкилләрен җыйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: