Зәй офыклары

Татлы тамыр уңышы 452 центнер тәшкил итә

Зәй районында шикәр чөгендере алу кызу темпларда алып барыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 16 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 3668 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 452 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 165мең 800  тонна татлы тамыр җыелган.

Зәй шикәр заводында да эш тулы куәттә бара.  Кагат кырына  барлыгы 294800 тонна чимал кабул ителгән. Предприятие 234402 тонна чимал эшкәрткән. Барлыгы 31859 тонна шикәр комы җитештерелгән. Чөгендернең шикәрлелеге 17, 80 процент тәшкил итә.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: