Зәй офыклары

“Татмедиа” бүләгенә ия булды

"Татмедиа" АҖ һәр язылу кампаниясендә "Язылган өчен телевизор!" бәйгесе оештыра һәм язылучыларга призлар бүләк итә.

    Быелның беренче яртыеллыгында игълан ителгән акциядә Зәйдән дүрт кеше катнашып, алар арасыннан Рәшидә Җиһаншина кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бу көннәрдә без аңа бүләкне тантаналы төстә тапшырдык.
    Рәшидә Рәхимҗановна әлеге бәйгедә күп еллар катнашып килә, ул берничә мәртәбә кызыксындыру бүләген откан иде инде.
    -Мин элек-электән бик күп газета-журналлар алдырам. Чөнки укырга бик яратам. Ә "Зәй офыклары район газетасын гаиләбез белән яратып укыйбыз. Аның аша райондагы һәр яңалыкны белеп торабыз. “Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән һәр бәйгедә катнашам. Тагын кызыксындыру бүләге алуыма сөенәм, әлбәттә. Газета-журналларга моңа кадәр дә язылдык, киләчәктә дә язылачакбыз, – ди ул.
    Әнә шулай рухи байлыкны өстен күреп, басма матбугатны үз иткән укучыларыбыз күп безнең. Ә без әбунәчебезгә алга таба да уңышлар телибез. Аның үрнәгендә башка укучыларыбызны да әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: