Зәй офыклары

“Тату гаилә” бакчасында үзенчәлекле бәйге узды

Шәһәребезнең “Тату гаилә” балалар бакчасы - төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикле һәм сөйләмендә кимчелекләр булган сабыйлар белән эшләүче мәктәпкәчә яшьтәге махсус балалар учреждениесе. Әлеге учреждение Казан федераль университетының Чаллы педагогика институты белән хезмәттәшлек итә. Биредә уздырылучы чаралар әлеге уку йорты белән килешенеп эшләнә. Бүген бакчада “Яшь декламатор” дип аталган республика бәйгесе узды.

-Бездә икенче мәртәбә үтүче әлеге чара физик мөмкинлеге чикле һәм сөйләмендә кимчелекләр булган сабыйларның сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирә. Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә hәм акыл үсешенә ярдәм итә. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Шулай ук сөйләмдә кимчелекләр булу балада төрле комплекслар тууга китерә, аралашу процессында психологик киртәләр тудыра, - диде “Тату гаилә” бакчасы педагог-дефектологы Елена Хәсәншина.
-Балалар сөйләме камил, төгәл, аңлаешлы булсын өчен фонетик нормаларны сөйләмдә үзләштерү һәм ныгыту күздә тотыла. Балаларны ана телендә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтү, телне аралашу чарасы гына түгел, ә бәлки киләчәктә белем алу чарасы буларак та кулланырга әзерләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Сөйләмендә кимчелекләре булган балаларның һәммәсенең дә диярлек үзәк нерв системасы теге яки бу дәрәҗәдә зарарланган булуын исәпкә алып, коррекция эшен уен элементлары белән кызыклы оештыру көткән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Эшне дөрес оештырганда гына, балаларны кызыксындырырга, сәламәтлекләренә зыян китермичә, уен формасында тиешле күләмдә белем һәм күнекмәләр бирергә мөмкин,- ди бакча  белгечләре.
Бәйгедә “Тату гаилә” бакчасыннан тыш, “Салават  күпере”ннән дә әлеге категория балалар (барлыгы 25ләп) катнашты. Алар чыгышын белгечләр өч номинациядә – “Сюжетлы картина буенча хикәя төзү”, “Уенчык (предмет) буенча хикәя төзү” һәм “Картиналар сериясе буенча хикәя төзү” бәяләде.
Жюри әгъзалары һәр баланы тыңлап, алар чыгышын балларда бәяләделәр. Әлбәттә, алар арасыннан һәр номинациядә иң осталарын  (1-3нче урыннарга лаеклылар) ачыкладылар. Шунысын да әйтик, һәр конкурсантка  диплом һәм бәйгедә катнашу турында сертификат тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: