Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Тату гаилә» балалар бакчасы коллективы «Сәламәт яшәүгә 10000 адым» акциясенә кушылды

Иҗади коллектив рәхәтләнеп саф һава сулап кына калмады, акциядән ролик ясап, социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Кичә – 14 апрельдә “Тату гаилә” балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия «Сәламәт яшәүгә 10000 адым» акциясенә кушыды.

 - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча кеше көненә 6-10 мең адым узарга тиеш. Бу һәркемгә физик активлыгын саклап калу өчен файдалы. Без коллектив белән «Сәламәт яшәүгә 10000 адым» акциясенә кушылырга булдык һәм шәһәр урамнарына чыктык, - дип уртаклашты бакча мөдире Мария Петрякова.

“Тату гаилә” коллективында 44 кеше, алар барысы бергә сәламәтлек маршруты итеп Ринат Фәрдиев исемендәге паркны сайлап, шуннан узды.

-  Мондый массакүләм чараларны бик яратам, шуңа күрә бүген бик теләп акциягә кушылдым. Җәяү йөрү кәефне, стресска каршы торучанлыкны, эшкә сәләтлелекне һәм иммунитетны арттыра, - диде Юлия Хәйруллина.

Бу коллектив һәр эшкә иҗади якын килүе, креатив булуы белән аерылып тора. Инде кичә кич белән барлык зәйлеләр өчен стимул булып булып,  социаль челтәрләрдә видео-роликлар чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев