Яңалыклар

“Тату гаилә”дә – үзенчәлекле конкурс

“Тату гаилә“ балалар бакчасында ”Логотурнир” республика конкурсының икенче туры узды. Сәламәтлеге буенча махсус төркемнәрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен мондый интеллектуаль уеннар формасындагы үзенчәлекле конкурсны Чаллы педагогика университеты оештыра.


-Без балаларны сәламәтлекләре буенча конкурста катнашу өчен Чаллыга  алып бара алмыйбыз. Шуңа күрә университет укытучылары  өлкән төркемдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен биремнәрне безгә җибәрделәр. Ә без үз чиратыбызда, конкурс уздырып, аның нәтиҗәләрен университетка җибәрәчәкбез, - диде бакча мөдире Мария Петрякова.
Конкурсның әлеге бакчада үткәрелүе очраклы түгел, чөнки биредә начар күрүче ике төркем, шулай ук сәламәтлегендә кимчелеге булган тагын аерым төркемнәр эшли. Бакчага барлыгы 75 бала йөри.
Конкурсның беренче турында биредә “Тату гаилә” һәм “Салават күпере” бакчаларыннан (соңгысында шулай ук махсус төркемнәр бар) 25 бала “Акыллылар, зирәкләр” уенында катнашкан. Икенче турга ике бакчадан да җидешәр бала сайлап алынган.
-Конкурсның максаты –балаларда танып белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, хәтерне, фикерләү сәләтен үстерү, - ди Мария Петрякова.
Ике командадагы сабыйлар конкурс башында бер-берсен сәламләп, конкурста уңышлар теләделәр. Аннан соң аларның һәрберсе тиешле биремнәр алып, алар өстендә эшләде. Әлбәттә, алар эшләрен жюри  бәяләде. Аның составында “Тату гаилә” бакчасы мөдире Мария Петрякова, өлкән тәрбияче Физалия Зиннурова,укытучы-логопед Анна Шакирова, “Салават күпере” бакчасы укытучы-педагоглары Лолита Мусина һәм Гөлфәния Нуриева бар иде.
Җиңүче командаларга - Чаллы педагогика университеты галимнәре имзалаган дипломнар, ә конкурста катнашкан һәр балага символик медальләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Тату гаилә”дә – үзенчәлекле конкурс
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар