Зәй офыклары

“Тату гаилә”гә Сөмбелә кунакка килде

Көзнең матурлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, игенчелек белән билгеләнә.

Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, дигәннәр бит. Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылында халкыбыз  Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтә. Сөмбелә - башак дигән сүз ул. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа алтын башаклардан Сөмбелә толымы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар.
Безнең “Тату гаилә” балалар бакчасында да  “Сөмбелә бәйрәме”  булып узды. Бәйрәмдә  кунакка  Уңыш бабай, Сөмбелә  килделәр. Балалар  яшелчәләр булып киенделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Уңыш  бабай  һәм Сөмбелә уеннар уйнаттылар, табышмаклар әйттеләр. Һәр төркем күңел җылысын биреп әзерләнгән иде.
Рәйсә Шушарина, татар теле тәрбиячесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: