Яңалыклар

Татьяна апа югарыбагражлылар өчен бәйрәм оештырды

Яңа ел - барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Баграж авыл клубында бал-маскарад узды.

Безнең авыл клубы, мөдир булмау сәбәпле,  инде күп вакытлар эшләми. Ә авылыбызда гомер итүче Татьяна Миронова сүнеп барган авылыбызга ямь кертеп, үз көче белән Яңа ел кичәсе оештырды. Бәйрәм тамашасы бик кызыклы итеп оештырылган иде.  Бал-маскарад күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләр, кызыклы күренешләр белән дәвам итте. Татьяна апа  бәйрәмдә катнашучыларга үз көче белән бүләкләр дә алган иде.  Тамашаларда катнашучыларны ул олы бүләкләре белән сөендерде.

Татьяна апага авыл халкын шулай   бергә җыеп, бәйрәм оештырганы өчен рәхмәт җиткерәсем килә. Үз яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, аңа исәнлек, авылның киләчәге өчен шулай җан атып  яшәвен телибез.  Ә тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, яңа елга яңа дәрт алып таралышты кичәдән.

Авыл халкы исеменнән Галина Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татьяна апа югарыбагражлылар өчен бәйрәм оештырды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар