Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татьяна Ларионова белән полилингваль белем бирүне үстерү турында онлайн-трансляция булачак

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды" башкарма директоры Татьяна Ларионова социаль челтәрләрдә онлайн-трансляциядә республикада полилингваль белем бирүне үстерү турында сөйләячәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

Бүген – 24 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды " башкарма директоры Татьяна Ларионова полилингваль белем бирүне үстерү турында  #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында сөйләячәк.

Полилингваль комплексларның үзенчәлеге нидә, алар гадәти мәктәпләрдән нәрсә белән аерыла? Татарстанның кайсы шәһәрләрендә полилингваль комплекслар барлыкка киләчәк? Аларда укыту процессы ничек оештырылf? Полилингваль мәктәп укучыларына нинди таләпләр куела? Кунак әлеге һәм башка килгән сорауларга җавапларны программа барышында бирәчәк. Программа ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасында 11:00 сәгатьтә башланачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак - иң киң таралган һәм актуальләренә кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган конкрет сорауларга фонд вәкилләре җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә 30дан артык министр һәм Татарстанның төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.

 

Трансляцияне 24 майда 11:00 сылтамалар буенча карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456242210

https://ok.ru/live/3506437955254

https://youtu.be/_fOn-xF8hQA

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев