Зәй офыклары

Тавыш бирү актив төстә бара

Һәр тавыш бирү участогындагы кебек үк, шәһәрнең 2нче мәктәбендәге тавыш бирү участогына сайлауның җиденче көнендә халыкның агылып килүе күзәтелми. Чөнки алты көн дәвамында әлеге участокта Конституция буенча үз фикерен белдерү хокукына ия зәйлеләрнең 75 проценты тавыш бирергә килгән.

-Бүген дә сайлаучылар әйбәт килә участокка. Араларында өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар. Шактый кеше төрле сәбәпләр белән  өйдә сайлый. Ике көн дәвамында  комиссия әгъзалары 38 кешене өйдә сайлатты. Бүгенгә дә мөрәҗәгатьләр шактый. Чөнки  шәһәрнең әлеге бистәсендә күбрәк өлкәннәр  яши, - диде участок сайлау комиссиясе рәисе Марина Урамова.

#РоссияГолосует

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: