Зәй офыклары

Тавыш бирүчеләрнең 83,28 проценты Рөстәм Миңнехановны сайлаган

Татарстан сайлаучыларының 78,78 проценты сайлауга килгән.

Республика  участок сайлау комиссияләрендә протоколларны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты (1 млн 930 мең 416 кеше) тавыш биргән. Бу хакта Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

 

«Гадел Россия» партиясе вәкиле Альмир Михеев  икенче урында. Аның өчен 4,87 процент (114 мең 269 кеше) тавыш  биргән. «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев 4,64 процент (107 мең 460 сайлаучы)  тавыш җыйган.

 

«Роста» партиясе» кандидаты Олег Коробченко 3, 58 (82 мең 920 сайлаучы) процент тавыш белән  -  дүртенче урында,  ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов өчен 65 мең 931 (2,84 процент) тавыш җыелган.

 

«Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән. Барлык 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре нәтиҗәләрен җибәрде», — диде Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: