Зәй офыклары

Тавышны тыю суд аша эшләнгән

Зәй шәһәр прокуратурасы шәһәрнең Төзүчеләр урамы 4нче йортта яшәүче инвалид хатын-кызның торакка хокукы бозылу мөрәҗәгате буенча торак законнары таләпләре үтәлешен тикшергән.

Хатын-кыз үзе яшәгән күпфатирлы йорт подвалында урнашкан инженерлык җиһазларының эшләве нәтиҗәсендә тавыш нормадан артык булуыннан зарланган. Тавыш дәрәҗәсен үлчәү нәтиҗәләре чыннан да тавыш дәрәҗә СанПиНда каралган норматив күрсәткечләрдән шактый югары булуы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компанясе” ҖЧШ җитәкчелеге исеменә әлеге факт буенча кимчелекләрне бетерү турында представление чыгарылган. Представление тикшереп карау йөзеннән кабат үткәрелгән үлчәүләр элеге күрсәтмәнең үтәлмәвен раслаган. Әлеге уңайдан шәһәр прокуроры “Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧШ җитәкчелегеннән кимчелекләрне бетерү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Суд карары белән прокурор таләбе тулысынча канәгатьләндерелгән. Суд карары әлегә көченә кермәгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: