Зәй офыклары

Түбән Биш мәдәният йорты гөл-чәчәкләргә күмелгән

Зәй районы Түбән Биш авылы мәдәният йорты шау чәчәктә утыра.

Моннан ике ел элек  биредә республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре алып барылган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге форсаттан файдаланып, мәдәният йорты биләмәсендә чәчәклекләр, газоннарны тәртипкә китерде. Ике ел инде Наталья Вәлиәхмәтова, китапханәче Лариса Кузнецова, җыештыручы Нәсимә Әхмәдиева, Илгиз Әхмәдиев  бинага керү өлешенә, аның буеннан буена петуния, сальвия, циния, бәрхет үсентеләре, георгиннар утырта. Быел исә бина тагын яшеллеккә, матурлыкка күмелгән. Үсентеләрне Наталья Вәлиәхмәтова белән  Нәсимә Әхмәдиева өйләрендә үстергәннәр. Кайбер орлыкларны үзләре ясаган, кайберләрен исә сатып алганнар.
Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган  мәдәният йорты яныннан беркем дә битараф узмый. Кереп аларга карап хозурланалар, газоннар  янында фотога төшәләр икән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: