Зәй офыклары

Түбән Бишкә күренекле якташлар җыелды

4 мартта Түбән Биш авыл мәдәнияты йортында районыбызда агымдагы елда игълан ителгән Туган як елын ачу уңаеннан күренекле якташлар, Түбән Биш авылы мәктәбен тәмамлаучылар белән «Туган якның асыл затлары» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

Очрашуга Түбән Биш мәктәбен төрле елларда тәмамлаган бер төркем кунаклар кайтты. Алар - язучы, тарихчы, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;
 Рабит Батулла, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев,  Ханты-Мансийск автономияле округының лаеклы фән эшлеклесе, профессор, югары һѳнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре Рафис Шәймәрданов,  педагогика фәннәре кандидаты Нина Рогова, ветеринария фәннәре кандидаты Динар Насертдинов, спорт мастеры Марат Мѳхәммәдиев, «Иң яхшы авыр йѳкләр йѳртүче» Бөтендөнья бәйгесе җиңүчесе  Петр Иванов.
Кунакларны капка төбеннән үк милли киемнәрдән кызлар - чәкчәк, ипи-тоз, «Зичә буйлары» фольклор коллективы җырлар белән каршы алды. Ә сукмакта Рабит Батулла, Мөддәрис Әгъләмов әсәрләре буенча “тере картина”лар урын алды. 
Очрашу кичәсе  “Кап сугу”, “Май базары” сәхнәләштерелгән күренеше  белән дәвам итте. Бишсубашы авылында кап сугу үзгә һөнәр булган, бүгенге көнгә кадәр кап сугу станогы да сакланган. Аны кап сугучылар сәхнәләштереп күрсәтте. Рольләрне Александр Кондратьев,  Лидия Кондратьева, Сәрия Нәгыймуллина, Әсхәдулла Фәйзуллин  оста итеп башкардылар.  “Май аенда юкә агачының каерысын алып, аны ай ярым суда тотып, мунчаладан кап суга идек”, – ди Әсхәдулла. Пусташитта махсус мунчала буасы булган, юкәлек (мунчала) әзер булгач, аларны ат белән тарттырып чыгарганнар. Мунчаланы станокларда кило ярымлы кап итеп сугып, төргәкләп куйганнар                                                                                                                        -Мәктәпкә киткәнче -15, кайткач тагын шуның кадәр кап суга идек. Күршеләр күрмәсен дип, төнлә тәрәзәләрне каплап та эшли идек, – дип сөйли Сәрия апа Нәгыймуллина.                                                                                           Аларның кап сугуына күз дә иярми, элекке һөнәр онытыламыни ул, ди алар, көлешеп. Элек каплар байлар заказы белән эшләнгән (аның берсе 25 тиен булган -  заманасы өчен ярыйсы акча), алар ташкүмер тутыру, буа буу өчен кирәк булган.
 Кап сугу күренеше Түбән Биш авылында уза торган Май базары күренешенә ялганып китте. Түбән Биш авылы мәдәният йорты фойесы чып-чын борынгы базарны хәтерләтте. Үгәпи түтинең айбагыр, Аудый түти белән Татый түтинең куәс сатуы, Ашыттан Муфаздал абыйның үрчле чана ясавы, Анна түтинең сыер бәясенә кәҗәсен сатуы базар күренешен җанландырып җибәрде.    Олысы-кечесе, карты-яше, бала-чага  бергә әвәрә килгән базар халкына бер күз ташлау белән Түбән Биштә гомер-гомергә керәшеннәр белән татарларның бергә укмашып яшәгәннәрен аңларга була. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары сәхнәдә уйнаган әлеге күренеш кунакларда җылы хисләр калдырды.
 Кунакларыбызга хѳрмәт йѳзеннән аларның мәктәптә укыган чакларын  - укытучы һәм укучылар сыйныф күренеше сәхнәләштерелде.
“Очрашуда кунакларыбыз мәктәптә укыган чорларын, тѳрле кызыклы вакыйгаларны искә тѳшерделәр. Рина апа Садретдинова   хезмәт юлын башлап җибәргән Түбән Биш мәктәбе һәм  чыгарылыш сыйныф укучылары турында матур истәлекләрен яңартты. Лев Ермолаев кайда гына барса да, нинди генә очрашуларда йѳрсә дә,  шушы мәктәпне тәмамлаган якташлары белән горурлануын сѳйләде.    Нина Рогова тормышында дөрес юнәлеш биргән укытучыларына хѳрмәтен, рәхмәтен белдерде”, - ди Түбән Биш авылы китапханәчесе Лариса Кузнецова. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: