Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Түбән Биштә халык алга карап яши

Түбән Биш - күпләп мал-туар асраучы, яшьләр программасы буенча йорт салып керүчеләре булган җирлекләрнең берсе.

Узган атнада биредә җирлек Советларының күчмә утырышы узуы очраклы түгел. Семинар яшьләр программасы буенча йорт салып кергән Рамил Хәлиуллин йорты каршыннан башланып китте. Утырыш эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты. Аннан җитмеш төрле һөнәргә ия, мөгезле эре терлек асраучы Сергей Михайлов шәхси ярдәмче хуҗалыгында булып, семинар данлыклы Түбән Биш мәктәбендә дәвам итте. Мәктәптә җирлек башлыклары уку йортының матур традицияләре, уку-укыту эшчәнлеге белән танышты.



Монда тудык,
монда яшибез

Рамил белән Гөлназ Хәлиуллиннар 2008 елда яшьләр программасы буенча йорт салып кергәннәр. Гөлназ - Түбән Биш мәктәбендә татар теле укытучысы, Рамил “Агрокөч Логистика”да механизатор булып эшли.
-Без гаилә коргач, әти-әниләр белән бер түбә астында яшәдек. Ул чакта гаиләбездә дүрт яшьлек Лилия һәм ике яшьлек Ислам бар иде. Программа турында ишеткәч, аңа кереп, биш ай дигәндә төп нигез каршындагы планда йорт төзедек. Аны салуда әти-әниләр дә булышлык итте. Авылда яшәүче яшь гаиләләр өчен әлеге программа менә дигән форсат, мөмкинлек, - ди Гөлназ.
Хәлиуллиннар йорты авыл башында әллә каян күренеп тора. Алар каралты-кура, мунча, гараж да төзеп куйганнар. Күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Бүгенге көндә әлеге гаиләдә өч бала инде. Лилия мәктәпне тәмамлаган, Исламга -15, кечкенә Илһамга исә 7 яшь.
- Без авылда туып, монда үстек, авыл тормышын яратабыз. Саф һава, үз бакчабыз, ике сыерыбыз, бозауларыбыз бар. Күмәк эшләрне гаиләбез белән бергә эшлибез, - ди Гөлназ.
Түбән Биштә әлеге программадан өч гаилә файдаланып, шулай мул-җитеш тормышта яшиләр.

Михайловлар
булсын дип яшиләр

Сергей Михайлов терлекчелек юнәлешендә ныклы эшчәнлек алып бара. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы йөреп чыккысыз. Җирлек башлыгы Дамир Насретдинов әйтүенә, бу юнәлештә ул бернинди дәүләт программасына исәп тотмый икән. Тормыш иптәше Гөлнара белән берничә ел элек йорт салып кергәннәр. Янәшәләрендәге буш нигезне алып, каралты-кура булдырганнар, хәзер ныклап мөгезле эре терлек үстерү белән мәшгульләр. Бүгенге көндә җиде дистә мөгезле эре терлек, токымлы дүрт атлары бар. Чабышкы атлары карап туйгысыз, уйнаклап тора. Бозаулаган сыерлар өчен исә уңайлыклары булган аерым корылма. Кулыннан эш килгән Сергейның һәр җирендә уңайлык тудырылган, тәртип.
Утырышта катнашучыларга Михайловлар хуҗалыгы буйлап зур булмаган экскурсия оештырылды. Тырышмасаң бу кадәр мал-туар асрап булмый ул. Хуҗалар моны үзләре генә беләдер. Булсын дип гөрләтеп яши Михайловлар. Алар түбәнбишлеләрне генә түгел, тирә-як шәһәрләр халкын да ит-сөт-май белән тәэмин итеп тора.
-Хезмәт яраткан мондый кешеләр һәр авылда да бар. Терлекләрне карарга, үрчем алырга да кирәк. Көненә 500 килограмм сөт саталар, авыл халкын ит-сөт белән тәэмин итәләр. Шуңа халык рәхмәтле аларга, - диде Разиф Кәримов.

Мәктәп матур традицияләрне
саклап яши

Түбән Биш урта мәктәбе үткәне тирәндә, ул өч Тукай премиясе лауреаты – Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмов һәм Наил Дунаев кебек шәхесләрне биргән. Биредә шулай ук Олимпия чемпионы Федор Симашев та белем алган. Кыскасы, әлеге мәктәптә белем алганнар ил, республиканың төрле тармагында уңышлы хезмәт куя. Күренекле якташлар, хезмәт каһарманнары, уку алдынгылары турында сөйләүче стендлар уку йортына үзенчәлек өсти. Мөдәррис Әгъләмов исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты булу күп нәрсә турында сөйли. Биредә районкүләмендә ачык дәресләр уза. Утырыш кунакларына да ачык дәрес күрсәтелде.
Мәктәп коллективы буыннан-буынга килгән матур традицияләрне саклап, алга карап яши.
- Агымдагы уку елында мәктәп муниципаль турда - 11 һәм республика турында берничә урын алды. Эльвина Гәрәева - милли мәктәпләр арасында татар теле һәм әдәбияты, Арина Болончева татар теленнән олимпиадада призлы урында, - ди мәктәп директоры Сергей Иванов.
Мәктәптә 68 укучыга 15 педагог белем бирә. Уку йорты бинасында урнашкан “Умырзая” балалар бакчасына 20 бала йөри. Спортны үз иткән укучылар да шактый биредә. VIII класс укучысы Жәмил Ибраһимов тренер Айрат Минһаҗев кулы астында милли көрәш белән шөгыльләнә. Кунаклар     
хозурына ул республика ярышларында алган Мактау грамоталары, Дипломнарын тәкъдим итте.


-Мин милли көрәш белән яратып шөгыльләнәм. Зәй көрәшчеләрен районнан читтән дә белүләрен телим, чөнки лаеклы спортчылар шактый, - ди Җәмил.
Мәктәптә агачтан әйберләр ясау матур традициясе яши. Бу уңайдан күргәзмәләр оештырылып, түгәрәктә шөгыльләнүче Нияз Арсланов аның янында мавыктыргыч әңгәмә уздырды.
-Мәктәп әлеге юнәлештә район һәм республикада лидерык тота. Бүгенге көндә без агач шахмат фигуралары ясау белән мәшгульбез, – ди Нияз.
Технология фәнен мәктәп директоры Сергей Иванов укыта. Остазына карап шәкертләре шул.
- Соңгы елларда Түбән Биш мәктәбе бик нык үзгәрде. Биредә түбә, ашханә, спорт залы ремонтланды. Мәктәп күрсәткечләре муниципаль гына түгел, республика дәрәҗәсендә яхшы. Мәктәп алга таба атлагач, үсеш алгач, күңелле, - диде Разиф Кәримов.
Кыскасы, Түбән Биш җирлегендә булучылар аның тулы канлы тормыш белән яшәвен анык мисалларда күрде, тәҗрибә алды, киңәште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев