Зәй офыклары

Түбән Биштә күренекле якташлар очрашты

Түбән Биш авыл җирлегендә “Туган якның асыл затлары” дип аталган якташлар очрашуы узды.

Әлеге чараны Туган як елы кысаларында үткәрелгән иң зур чараларның берсе дияргә була. Очрашуда әлеге төбәктән чыккан бер төркем күренекле якташлар - драматург, язучы, тарихчы Рабит Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты  Наил Дунаев, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов, шулай ук төрле өлкәләрдә зур үрләр яулаган Динар Насретдинов, Гөлгенә Хәйретдинова, Марат Мөхәммәдиев, Нина Рогова, Мөбарәкҗан Нуретдинов һәм башка затлар катнашты.
Кунаклар башта үзләре белем алган мәктәптә булдылар. Биредә алар
мәктәп музеен, Мөдәррис Әгъләмов исемен йөртүче сыйныф бүлмәсен карадылар. Шунысы игътибарга лаек, Түбән Биш мәктәбе Татарстанның өч Тукай бүләге лауреаты биргән мәктәп буларак та билгеле. Алар - Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмов һәм Наил Дунаев.
Түбән Биш мәдәният йорты каршында кунакларны җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар. Биредә язучылар әсәрләре буенча эшләнгән сәхнәләштерелгән күренешләр дә күрсәтелде.
 Фойега үтүгә кунаклар  әлеге төбәктә билгеле “Май базары”на эләкте. Шунда ук алар  “Кап сугу” йоласын да, бай күргәзмәне дә  карадылар.
Очрашу-кичәнең төп өлеше тамаша залында узды. Биредә якташларыбыз сәхнәгә чакырылып,туган як белән бәйле истәлекләрне искә төшерделәр. Рабит Батулла һәм Наил Дунаев бу турыда аеруча хисләнеп сөйләде. Очрашуда якташларның шул чордагы укытучылары Лев Ермолаев,  Рина Садретдинова да катнашты. Алар шулай ук кыңгыраулы мәктәп елларын искә төшерделәр.
Очрашуны әзерләүгә Түбән Биш мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп укучыларыннан тыш,  күрше-тирә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә тартылды.
Чарада шулай ук  Чаллының “Замана” фольклор коллективы да катнашты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: