Зәй офыклары

Түбән Биштә Кыш бабайны озаттылар

Урамда учакта пешерелгән аш, коймаклар чарада катнашучыларның күңелен җылытты.

Чарада авыл ветераннары, активистлар, җирлек башлыгы Дамир Насретдинов, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Кыш бабайны озату бәйрәме, сәламәт яшәү рәвешен пропагандлауны күздә тотып, урамда саф һавада үткәрелде.

“Кыш бабайның  килүе дә, шулай ук китүе дә истә калырлык булырга тиеш. Чөнки ул бер көнгә түгел, ә бер елга килә. Без бәйрәм түбәнбишлеләр күңелендә озак сакланыр һәм җылы матур тәэсирләр калдырды дип уйлыйбыз”, - ди мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова.

Өлкәннәр, балалар кебек, рәхәтләнеп чанада шудылар һәм карда аунадылар. Авыл җирлеге башлыгының махсус җайланмасында әзерләнгән коймаклар бик тәмле килеп чыкты. Салкын көндә табигатьтә учакта әзерләнгән яшелчә ашы да чарада катнашучыларның күңелен җылытты. Бәйрәм дәвамында бик күп җырлар, мәзәкләр яңгырады. Чарада җитди, мөһим мизгел дә  булды: авыл активы  форсаттан файдаланып Дамир Насретдинов белән авылны төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Фотолар авыл мәдәният йорты сайтыннан алынды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: