Зәй офыклары

Техника үзенә тартып тора

“Агрокөч-Логистика” акционерлык җәмгыятеннән «Джон Дир” заманча куәтле техникасын иярләүче Илдус Хәйруллин белән Гаяз Хәмидуллин Зәй якларына эшкә килүне көтеп алабыз, диләр. Алар белән без “Кадер” җитештерү комлексында техникаларны язгы кыр эшләренә кабул итүдә таныштып, аралашып калган идек.

Илдус тумышы белән - Бура-Киртә, Гаяз исә Югары Шепкә авылыннан. Якташлар «Джон Дир» тракторын алмашлап иярлиләр. Халык теленә күчергәндә,  напарниклар алар. Илдус әлеге заманча куәтле техникада өченче сезонын эшли.  Аның гомуми эш стажы өч дистә ел тәшкил итә. Гаяз исә әлеге техника  штурвалы артында үзен икенче елын гына сыный. Яшь механизатор әле ул: аның гомуми эш стажы алты ел. Техникага куәтле   прицеп - чәчү комплексы тагылган.   Аның киңлеге 9 метр. Әлеге техника белән якташлар җир эшкәртә, чәчәләр.
-«Джон Дир» – экономияле, куәтле трактор, кабинада барлык уңайлыклар тудырылган, эшлисе генә килеп тора, - ди механизаторлар,  беравыздан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: