Зәй офыклары

Текстиль сату үзенчәлекләре

Урын-җир - һәр йортның мөһим элементы. Сәламәт йокы һәр кеше өчен бик кирәк. Яхшы йокы эшкә сәләтле булуга, кәеф күтәренкелегенә турыдан-туры бәйле.

Безнең йокы сыйфатына матрасның уңайлы булуы, мендәрләр, юрганнар һәм, әлбәттә, тукымалар йогынты ясый.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән  сыйфат стандартларына туры килгән һәм җитешсезлекләре булмаган һәм алыштырырга  тиеш булмаган товарлар исемлеге расланды. Трикотаж һәм теккән әйберләр әлеге исемлеккә кертелгән. Мондый эшләнмәләргә эчке кием, оек-оекбаш эшләнмәләре, тегелгән кием-салым, трикотаж әйберләре керә. Урын-җир әйберләре  бу исемлектә телгә алынмый, димәк, аны алыштыру яисә  кибеткә кире кайтару каралган. Моның өчен сатып алучыга кирәк булган  кайбер формаль процедураларны үтәү зарур. Барыннан да элек, товарны сатып алган көнне санамыйча, ундүрт көн эчендә кибеткә аны алыштыру яки кире кайтаруга язмача дәгъва бирергә кирәк. Кире кайтарыла торган урын-җир әйберсе яхшы хәлдә булсын, аны файдалану  эзләре һәм билгеләре булмаска, шулай ук бирка, ярлыклар сакланган булуы зарур. Язмача претензиягә хуҗалык итүче субъект җавап бирергә тиеш. Сәүдә кагыйдәләрендә бу хакта элек күрсәтелмәгән иде.
Эльвира Милочкина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: