Зәй офыклары

Теле “рәхмәт” сүзе белән ачыла

11 гыйнварда Бөтендөнья Рәхмәт көне билгеләп үтелә. Әлеге көн интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында «Иң илтифатлы көн» буларак билгеләмәгәннәр.

Кечкенә кыз Леля - “Звезда” хәйрия фондының  «Ранние возможности»  проекты катнашучысы. Леляның теле “рәхмәт” дип ачыла, ә аннан соң гына  “әни”, “әти”, “бир” сүзләрен әйтә башлый.  
Леля балалар йортында тәрбияләнә, ул башка балалар белән сөйләшми-аралашмый, бер почмакта посып кына утыра торган  була.  Аны гаилә кызлыкка алгач, гаиләдәге бер-берсенә булган җылы мөгамәлә кызны да дорфа сүзләр әйтүдән саклый. Ул Татарстанда РФ Президенты гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылучы “Ранние возможности” проектының беренче 10 катнашучы арасында. Леля һәм аның әнисе Ольга Доронина өчен Казанның иртә үсеш профильле үзәгендә махсус өч айлык программа төзелә.  Аларда  физиология терапевты, коммуникацияләр буенча белгеч, педиатр һәм башкалар катнаша. Аларның уртак эше нәтиҗәсендә Леля башка балалар һәм өлкәннәр белән аралаша, аны кызлыкка алган әнисен аңлый башлый. Леляның курсы тәмамлануга бара, аңа барыннан да бигрәк рәхмәт сүзен әйтү ошый.
Гыйнвар аенда “Звезда” хәйрия фонды белгечләре отылган грант  буенча тайпылышлары булган 3 яшькә кадәр балалар белән эшне башлаячак. Әлеге балалар өчен курслар бушлай оештырыла. “Звезда” хәйрия фонды  - Татарстанда балаларга иртә үсештә ярдәм күрсәтүче бердәнбер фонд. Агымдагы елда фонд  күбрәк гаиләләр белән эшләүне планлаштыра.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: