Зәй офыклары

Әҗәтен кайтаруны сораган өчен пычак белән кадаган

Зәйдә 22 майда кич белән үзәк дәваханәгә ашыгыч төстә эченә пычак белән кадап җәрәхәт ясалган 24 яшьлек ир-егет китерелүе турында Татарстан буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Алынган авыр ярадан яшь ир-егет үлә. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 21 яшьлек икенче ир-егет тоткарлана. Тикшерү версиясе буенча, ул танышыннан...

Зәйдә 22 майда кич белән үзәк дәваханәгә ашыгыч төстә эченә пычак белән кадап җәрәхәт ясалган 24 яшьлек ир-егет китерелүе турында Татарстан буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Алынган авыр ярадан яшь ир-егет үлә. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 21 яшьлек икенче ир-егет тоткарлана. Тикшерү версиясе буенча, ул танышыннан әҗәткә 2 мең сум акча алып торган була, тегесе ике иптәше белән аннан әҗәтен кайтаруны таләп итеп килгәч, үзара низаг чыгып, алкоголь кулланган яшь ир акча кайтаруны сораучыга пычак белән эченә кадый. Тоткарланучы җинаять кылуын таныган, хәзер тикшерү эше өчен кирәкле материаллар туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: