Зәй офыклары

Терлек азыгы сыйфаты кышын беленә

Терлек азыгы әзерләү - җәен иң кызу мәшәкатьләрнең берсе. Хуҗалыклар бу эшкә җиң сызганып кереште инде. Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен аларны вакытында, технологияләрне саклап җыеп алу зарур. Бу турыда без зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

Рәфкать Шәвәлиев, Татарстанның атказанган агрономы:
-Люцерна һәм күпьеллыкларны чәчәк атарга бөреләнә башлагач чабарга кирәк. Иң күп витамин чәчәк атканчы була. Шул кыска вакыт аралыгында җыйсаң, терлек азыгы сыйфатлы була.  Аның сыйфаты кышын беленә ул.
Нияз Салихов, район ветеринария берләшмәсе лабораториясе мөдире:
 -Малның сәламәтлеге азык сыйфатыннан тора бит. Сыйфатлы печән 17 проценттан да күбрәк дымлылык калдырмыйча киптереп җыелырга тиеш. Печәнне иртәнге яктан чабарга киңәш итәм. Составындагы каротинны саклау өчен аны 6-7 сантиметр озынлыкта чакта  чабу мәслихәт. Гектарыннан 150 центнер яшел масса алына икән, үләнне таратырга кирәк. Гектарыннан  120 центнер уңыш чыккан мәйданнарны  күпертеп чабу таләп ителә. Чабылган печәнне тиешенчә таләпләр буенча күпертергә,  киптерергә кирәк.
Риф Насыйбулин:
–Узган атнада көннәр утырып китте, мондый кояшлы көннәрдән, һичшиксез,  файдаланып калдык. Сыйфатлы һәм  җитәрлек итеп терлек азыгы әзерләү өчен тырышабыз. Терлекләребез шактый, азыкны сыйфатлы итеп әзерләү -  төп бурычыбыз.
Розалия Халикова, кече  ферма хуҗасы:
-Терлекләребезгә бөтен компонентлары да булган азык әзерләргә тырышабыз. Чөнки авыл халкы терлек белән яши ул. Сыйфатлы азык ашатсаң һәм ул җитәрлек күләмдә булса, сөт тә мул була бит.
Рузилә Сәлимова:
-Кычыткан, каен себеркесе, ылыс кебек табигый витаминнар - кышын  яшь бозауларга алыштыргысыз азык. Гомумән, аларның  витамин һәм минераллар комплексы кебек    файдасы күп. Терлек асраучыларга аларны җыярга тәкъдим итәм. Мин шәхсән үзем аларны 14 июньгә кадәр җыярга тырышам.
Хамис Камалов, кече ферма хуҗасы:
-Узган ел хуҗалыгыбыз биләмәсендә берьеллык үләннән сенаж салган идек, терлекләребез яратып ашады. Терлек азыгы әзерләүгә  ел килеште, печән әзерләргә керештек инде.    

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: